Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Бүләкләр һәм сертификатлар

o “ДА Аэропорты” Ассоциациясе тарафыннан ел саен үткәрелүче конкурста “Казан” халыкара аэропорты “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты” исеменә өч тапкыр: 2001, 2004 һәм 2005 елларда лаек булды.

o 2003 елда аэропортка “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты” конкурсында актив катнашканы һәм предприятиенең матди-техник базасын үстерүдәге саллы өлеше өчен” Мактау грамотасы бирелә.

o 2006 елда “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты” конкурсында “Казан” халыкара аэропорты - “Перспектив үсүче аэропорт” номинациясендә җиңүче.

o 2008 елда “Казан” аэропорты “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты” конкурсында 2007 ел өчен “Интенсив үсүче аэропорт” номинациясендә җиңүче булды.

o 2008 елда Казан аэропорты Россиянең Транспорт тармагындагы “Золотая Колесница” Милли иҗтимагый премиясенең “РФ һава транспорты лидеры” номинациясендә лауреат була.

o 2009 елда “Казан” халыкара аэропорты “ДА Аэропорты” Ассоциациясенең “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты” конкурсында “Интенсив үсүче аэропорт” номинациясендә (2008 ел өчен) җиңүче була.

o 2011 елда “Казан” халыкара аэропорты “ДА Аэропорты” Ассоциациясенең “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты - 2010” конкурсында елына 0,5 миллионнан алып 1 миллион кешегә кадәр пассажир ташучы аэропортлар категориясендә “Динамикалы үсүче аэропорт” номинациясендә җиңүче булды.

2013 елда “Казан” халыкара аэропорты 2012 ел нәтиҗәләре буенча елына 1 миллионнан артык пассажир ташучы аэропортлар арасында “БДБ илләренең елның иң яхшы аэропорты” дип табылды.