Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Тарихы

1972 ел – күтәрелү полосасының озынлыгы 2500 метр булган “Казан-2” аэропортын төзү турында карар кабул ителә. Төзелешкә Казанның берләштерелгән авиаотряд командиры У. Х. Мостафин җитәкчелек итә. 1974 елдан башлап төзелеш В.Н Хөсәенов рәислегендә дәвам иттерелә.

15 сентябрь, 1979 ел – “Казан” халыкара аэропортының Туган көне - Ту-134 самолетында Казан-Сочи маршруты буйлап беренче рейс ясала (экипажның командиры - Афиногенов Е.И.)

1979 елның ноябре – “Казан-2” аэропорты Ту-154, Ту-134, Ил-18, Ан-12, Ан-24, Як-40 һәм башка самолетларны кабул итә.

1982 ел – аэропорт баштарак запас буларак Ил-86 төсле һава судноларын кабул итү өчен тәэмин ителә.

1983 елның 1 феврале – “Казан-2” аэропорты ИКАОның I категориясе нормаларына туры килә дип табыла.

1984 елның 28 сентябре – “Казан-2” аэропортының исеме “Казан” дип үзгәртелә.

21 февраль, 1986 ел – “Казан” аэропорты халыкара статус ала.

1 май, 1987 ел – Казаннан Казан авиапредприятиесенең Ту-154 самолетында Берлинга беренче халыкара рейс ясала. Шушы көннән башлап, “Казан” аэропорты Германиядән, Польшадан, Албаниядән, Болгариядән, Кытайдан, Монголиядән һәм башка илләрдән халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә.

1 июнь, 1992 ел – “Казан” аэропорты “Татарстан Авиалиниясе”ннән мөстәкыйль предприятие буларак аерылып чыга.

26 октябрь, 1992 ел – “Төрек авиалинияләре” авиакомпаниясенең Стамбул-Казан-Стамбул маршруты буенча беренче даими халыкара рейсы барлыкка килә.

30 ноябрь, 1994 ел – “Казан” халыкара аэропортын реконструкцияләүгә керешү карары кабул ителә. Кыска вакыт аралыгында Казандагы ГипроНИИавиапром белән берлектә проект-смета документлары эшләнә.

1995 ел – “Казан” халыкара аэропортын үстерүнең 2005 елга кадәрге комплекслы программасы эшләнә. Программа үз эченә түбәндәгеләрне ала: күтәрелү-утыру полосасы озынлыгын 3750 метрга кадәр озынайтып, аэродром зонасын реконструкцияләү, ягулык салу комплексы реконструкциясе, аэровокзал реконструкциясе, һава хәрәкәтләре белән идарә итү чараларын модернизацияләү, йөк комплексы, кунакханәләр һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү өчен ангар төзү.

Март, 1997 ел - “Люфтганза” авиакомпаниясе А-319 самолетларында Казан-Франкфурт даими очышларын ача.

2 ноябрь, 1998 ел – “Казан” халыкара аэропорты “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ буларак теркәлә.

2001 ел – ягулык салу комплексы тулысынча реконструкцияләнә.

1 ноябрь, 2002 ел – икенче күтәрелү-утыру полосасы (ИВПП-2) эксплуатацияләнүгә кертелә һәм тәүлекнең көндезге вакытында очышлар ясауга рөхсәт бирелә.

1 июнь, 2004 ел - ИВПП-2 тәүлек буе очышлар ясый башлый. Анда “Идман” фин фирмасы җитештергән югары интенсивлы яктылык сигналлы ут җайланмасы, КРАМС-4 метеорология җайланмасы һәм яңа авария-коткару станциясе урнаштырыла.

2003 ел - “Хайком” телефон станциясе сафка баса.

2005 ел – сәгатенә 100 пассажирны үткәрерлек заманча Бизнес-терминал ачыла.

29 сентябрь, 2006 ел – “Казан” аэропорты дөньядагы иң зур йөк күтәргеч “Мрия” Ан-225 транспорт самолетын кабул итә һәм хезмәт күрсәтә.


2008 ел – Татарстан Республикасы транспорт инфраструктурасы объектларын киләчәктә дә үстерү максатларында һәм 2013 елның Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек кысаларында “Казан” халыкара аэропортының 2025 елга кадәрге модернизациясе һәм үсеше программасы эшләнә. Проект кысаларында пассажир терминалын төзү, күтәрелү-утыру полосаларының ясалма өслеген, руль көйләү юлларын һәм перонны, яңа янгын бинасын һәм авария-коткару станциясен реконструкцияләү карала.


07 ноябрь, 2012 ел — елына 1,2 миллион пассажирны үткәрерлек 1А Терминалы сафка баса.

Март, 2013 ел — яңа аэронавигация комплексы – контроль-диспетчерлык пункты башнясы (КДП) ачыла.

20 июнь, 2013 ел — №1 күтәрелү-утыру полосасы ачыла.

22 июнь, 2013 ел — 1 нче Терминал эшли башлый.