Трансфер
Күчерүче яки вәкаләтле агент трансфер пассажирга, ул трансфер аэропортында маршрут буенча алга таба күчүне башкара алсын өчен, Россия Федерациясенең законнарына туры китереп, чик буе, таможня, иммиграцион, санитария-карантин, ветеринария, фитосанитария һ.б.ш. контрольләр белән бәйле булган очу алды рәсмилекләре, шулай ук дәүләт органнарының халыкара күчерүләр вакытында трансфер пунктларда булган таләпләре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Күчү бер күчерү документы яки аның белән бирелгән өстәмә күчерү документлары нигезендә башкарыла икән, күчерүче, Россия Федерациясе законнары нигезендә, пассажирга, трансфер аэропортында каралган барлык рәсмилекләрне һәм чик буе, таможня, иммиграцион, санитария-карантин, ветеринария, фитосанитария һәм башка төр контрольләр белән бәйле таләпләрне үтәсен өчен, алдан урын беркеткән рейслар арасында минималь вакыт калдырырга тиеш.