Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
31.03.2014

“Казан” халыкара аэропорты: очышларның ЯҢА СЕЗОНЫНДА яңа авиакомпанияләр һәм юнәлешләр

2014 елның 30 мартыннан башлап “Казан” халыкара аэропорты очышларның яңа - язгы-җәйге очышлар тәртибен тәкъдим итте. Җәй-2014 сезонында халыкара һәм эчке юнәлешләрдәге рейсларның ешлыгы артачак һәм яңа маршрутлар ачылачак.

Язгы-җәйге сезонда Россиянең яңа авиаташучылары пәйда булачак: “Ямал” авиакомпаниясе пассажирларны июнь башыннан дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Анапага ташыячак. «Грозный авиа» авиакомпаниясе май азагыннан башлап дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә Анапага, сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә Симферопольга (Кырым) рейслар башкарачак. «Ак Барс Аэро» база авиакомпаниясе шулай ук июнь уртасыннан башлап чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә пассажирларга Кырымга очарга тәкъдим итә һәм Белгород, Новосибирск, Чиләбе, Әстерхан һәм башка шәһәрләргә булган очышларының ешлыгын саклаячак. «Комиавиатранс» атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә Сыктывкарга очарга чакыра. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Сургут, Уфа кебек популяр юнәлешләрдә очышлар саны артачак.

Идел буе Федераль округы буенча очышлар программасын дәвам иттерү планлаштырыла. Яңа сезон Россия буенча гына түгел, ә БДБ илләренә булган рейсларының артуы белән дә хөрмәткә лаек. Элеккеге союз илләренә: Баку, Ереван, Курган-Тюбе кебек шәһәрләргә самолетлар ешрак очачак, ә калган юнәлешләрдәге рейсларның ешлыгы кышкы чордагы кебек саклана.

“Казан” аэропортның яңа чит ил резидентлары: «Әзәрбайҗан авиалинияләре» 21 майдан Баку рейсларын ачып җибәрә, «Таджик Эйр» авикомпаниясе Дүшәнбе һәм Худжандга очарга ниятли, июнь башыннан Испаниянең «Vueling airlines» авиаташучысы Барселонага һәм «Ellinair» авиакомпаниясе Корфу (Греция) утравына рейслар башкарачак. Җәй җитү белән халыкара программалар буенча очышларны арттыру планлаштырыла. Төркия, Греция, Испания һәм Болгария иң популяр юнәлешләр булып кала. Алты авиакомпания Анталияга, Бодрумга, Даламанга һәм Стамбулга, тагын алтысы - Ираклион, Родос, Кос, Корфу һәм Салоники грек утрауларына, дүрт авиакомпания самолетлары Барселонага очачак, ә Болгариянең Бургас шәһәренә булган юнәлешне ике авиаташучы ачып җибәрә. Моннан тыш, «Казан» аэропорты пассажирлары Тайландка, Чехиягә, Италиягә, Туниска, Гарәп Әмирлекләренә, Мисырга һәм Кипрга да турыдан-туры оча алачак.

Җәйге чорда беренче тапкыр Пальма де Майорка/Испания ( «Северный ветер» авикомпаниясе) һәм Камрань/Вьетнам («Икар» авиакомпаниясе) рейслары ясалачак.

Тулаем алганда, “Казан” халыкара аэропортының 2014 елның җәйге сезонында якынча 60 юнәлеш исәпләнә. Җәйге очышлар тәртибе 2014 елның 25 октябренә кадәр гамәлдә булачак. Хәерле юллар! Хәерле һава сәфәрләре!

Возврат к списку