Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
02.04.2014

2014 елның беренче кварталында «Казан» халыкара аэропорты үзенең җитештерүчәнлек күрсәткечләрен яхшыртты

Быелның беренче өч аенда «Казан» халыкара аэропортындагы пассажирлар агымы 358 798 кеше тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17,3%ка югары.

Беренче кварталда эчке һава линияләрендә 203 791 кеше очкан, бу 2013 елның шушы чорына карата 39651 кешегә яисә 24,6% пассажирга күбрәк. Мәскәү иң популяр юнәлешләрнең берсе булып кала - беренче кварталда бу юнәлештә 167 000 артык кеше очкан. Моннан тыш, пассажирлар еш кына Санкт-Петербургка һәм Сочига, һәм шулай ук, кирәк булганда, Казан-Уфа-Сургут һәм Казан-Чиләбе-Новосибирск транзит рейслары белән оча. Хисап чорында әлеге юнәлешләрдә 26 000 тирәсе пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Халыкара линияләрдәге пассажирлар агымы да 12 %ка артып, 155 007 пассажирга җиткән. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, саннардагы үсеш 16 549 кеше тәшкил иткән. Якындагы чит илләргә 27 500 якын, ә ерактагыларга 125 000 артык пассажир ташылган. Дүшәнбе һәм Худжант (БДБ илләре), һәм шулай ук Хургада һәм Шарм-Эль-Шейх (Мисыр), Дубай һәм Шарджа (БГӘ), Бангкок һәм Пхукет (Тайланд), Стамбул (Төркия), Гоа (Һиндстан) туристлык юнәлешләре әлеге категориядә гражданнар арасындагы иң популяр рейслар булып санала.

Гыйнвар аеннан мартка кадәрге чорда, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда, самолетларның очу күләме 26,7% ка (+ 602) арткан.

Март аенда пассажирлар агымы, узган елдагы күрсәткечләрне 22,2 %ка уздырып, 135 000 кеше булды. Бу айда Мәскәү маршруты гадәттәгечә халык арасында иң киң кулланылды, якынча 67 000 пассажир очты. Идел буе округы буенча Пермь юнәлеше беренчелектә — 1000 кеше тирәсе. Ә халыкара юнәлештә гражданнар түбәндәге маршрутларга аеруча зур өстенлек бирде: БДБ – Дүшәнбе шәһәре – 2836 кеше, ерак чит ил – Хургада, 13095 пассажир, һәм Шарм Эль Шейх – бу юнәлештә 7932 кеше очты.

«Казан» халыкара аэропорты» - Россиядәге иң эре аэропортларның берсе, SkyTrax фикеренчә Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы төбәкара аэропорты, «Авиапорт» агентлыгы рейтингы буенча Россиянең иң яхшы аэропорты дип табылды. Маршрут картасында 55тән артык төбәкара һәм халыкара рейслар исәпләнә.
2013 ел нәтиҗәләре буенча, «Казан» халыкара аэропорты» хезмәтләреннән 1 млн. 847 мең 258 пассажир файдаланган, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 24,2% ка күбрәк.

Возврат к списку