Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
ТР Президенты “Казан” аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалда булды 01.07.2013

ТР Президенты “Казан” аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалда булды

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминал эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР транспорт министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озата барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аэропортның иске терминалы Универсиада алдыннан Казанның “һава капкалары”н модернизацияләү кысаларында реконструкцияләнгән. Төзелеш эшләре 2012 нче елның июнендә - яңа 1А терминалы ачылганнан соң, башланган. Бинаның эчке һәм тышкы ягы яңа терминалга охшатып эшләнгән, заманча җиһазлар урнаштырылган. Иске һәм яңа бина коридор белән тоташтырылган, аннан “Аэроэкспресс” станциясенә чыгып була. 1 нче терминал мәйданы – 24 мең кв.метр, бу яңа 1А терминалыннан да зуррак.

Реконструкцияләү бәясе 1,3 млрд сум булган, 1 нче терминал елына 1,2 млн пассажирга хезмәт күрсәтә ала.

Терминал тест режимында эшчәнлеген 22 июньдә башлаган, 28 нче июньдә монда беренче халыкара рейска хезмәт күрсәтелгән. Хәзер 1 нче терминал аша “Ак Барс Аэро” һәм “ЮтЭйр” авиакомпаниясенең эчке рейслары пассажирлары, шулай ук Идел буе федераль округы шәһәрләренә рейслар очып китә.

Автор: MA "Татар-информ"


Возврат к списку