Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
“Казан” аэропортында “Трансаэро” авиакомпаниясе пассажирлары өчен мөстәкыйль теркәлү хезмәте булдырылды 27.01.2014

“Казан” аэропортында “Трансаэро” авиакомпаниясе пассажирлары өчен мөстәкыйль теркәлү хезмәте булдырылды

“Казан” Халыкара аэропорты, “Трансаэро” авиакомпаниясе белән берлектә, пассажирларга мөстәкыйль теркәлү өчен беренче киоск урнаштырды. Ул 1А Терминалының көтү залында эчке рейсларга теркәлү өстәлләреннән ерак түгел урнашкан. Аннан “Трансаэро” авиакомпаниясенең Казаннан Мәскәүгә, Бангкокка, Пхукетка һәм Хургадага очучы пассажирлары файдалана ала. Киоск аша теркәлү самолет очарга 12 сәгать кала алдан башлана.
Мөстәкыйль теркәлү киоскысын ачу пассажирларга рейсны рәсмиләштерү вакытын кыскартырга һәм очыш алды формальлекләрен үтү процедурасын ќиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Теркәлү процессы бик гади һәм бары берничә минут вакыт сорый: пассажир турындагы мәгълүматларны кертү, самолет салонында урын сайлау һәм утыру талонын бастырып чыгару, аннан соң пассажир багаждан башка  гына очыш алды тикшерүенә юнәлә ала. Мөстәкыйль теркәлүне узганнан соң, багаж белән сәяхәт итүче пассажирларга багажны рәсмиләштерү өчен теркәү өстәленә мөрәќәгать итәргә кирәк.
“Күп кенә аэропортларда мөстәкыйль теркәлү киосклары гадәти күренеш  һәм алар авиапассажирлар арасында киң казаныш тапты. әлеге хезмәт Казан пассажирлары, бигрәк тә багаждан башка гына хәрәкәт итүчеләр арасында үз ихтыяќын табар дип ышанам, чөнки сервистан файдалану ќайлы да, вакытны да аз ала. Якын киләчәктә әлеге хезмәтне үзендә булдырган авиакомпанияләр исемлеге тагын да зуррак булачак”, - дип билгеләп үтте “Казан” Халыкара аэропорты” ААЌ генераль директоры Алексей Старостин.
“Казан” аэропорты заманча технологияләр яклы һәм актив рәвештә инфраструктураны үстерә һәм аэровокзал комплексына үтеп керү мөмкинлеген арттыру, сыйфат дәрәќәсен күтәрү һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүнең вакытын кыскарту максатында пассажирлар өчен хезмәтләр спектрын киңәйтә. әйтик, 2013 елда  vMuse платформасында “үтәли теркәлү” үтүче, ягъни маршрутның киләсе өлешләрендә конкрет билгеле урыннарга  утыру талоннарын алган, ә багажы сәяхәтенең соңгы пунктына кадәр теркәлгән трансфер пассажирлары тарафыннан бәяләнгән теркәлүнең автомат системасын кертү буенча проект тормышка ашырылды, бу исә, әлбәттә инде, пассажир өчен бигрәк тә уңайлы. vMuse системасын кулланылышка кертү автомат теркәү өчен vMuse платформасыннан файдаланучы компанияләргә мөстәкыйль теркәлү киоскларын булдыру һәм урнаштыру мөмкинлеген бирде.

Возврат к списку