Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
Казан аэропорты хезмәткәрләре Сочига Олимпиадага китте 06.02.2014

Казан аэропорты хезмәткәрләре Сочига Олимпиадага китте

“Казан” халыкара аэропортының 12 хезмәткәре кышкы олимпия уеннары башкаласына эшкә китте. Болар – пассажирлар ташуны оештыру буенча агентлар һәм үзәкләштерү буенча диспетчер. Сайлап алганда хезмәткәрләрнең эш тәќрибәсе, инглиз телен белүе, профессиональ күнекмәләре һәм шәхси сыйфатлары исәпкә алынды. Барлык белгечләр дә Универсиада кунакларын, анда катнашучыларны каршы алуда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашты һәм Казандагы Бөтендөнья уеннарына әзерлек барышында өстәмә тел белеме алды, шулай ук пассажирлар белән аралашуда этика һәм психология буенча тренинглар үтте.
Резедә Зәйнетдинова, пассажирларны ташуны оештыру буенча агент, Идел буе федераль округы аэропортларындагы пассажирларны ташуны оештыру буенча агентлар арасында узган “һөнәрдә иң яхшысы” конкурсы ќиңүчесе: “Илдәге төп спорт вакыйгасының шаһиты һәм катнашучысы булу – бик зур сөенеч һәм горурлык. үз коллегаларыбызга ярдәм итү теләге көчле, Казанда узган Универсиададан эшләү тәќрибәсе бар, шуңа күрә Сочи аэропортында безне нәрсә көткәнен яхшы аңлыйбыз һәм без моңа 100 процент әзер. Универсиададан алган хис-кичерешләр әле дә суынырга өлгермәде һәм мин олимпия атмосферасына үтеп керә алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйча һәм әлеге бөтен дөньяны берләштерүче искиткеч зур вакыйгага үземнән өлеш кертмичә берничек тә булдыра алмадым!”
“Казан” халыкара аэропорты, Универсиада кунакларын һәм анда катнашучыларны каршы алуның рәсми пункты буларак, Бөтендөнья уеннарын үткәргәндә артып киткән пассажирлар агымы белән тиешенчә эш итте. “Казан” халыкара аэропортындагы хезмәткәрләрнең тәќрибәсе һәм профессиональлеге Сочидагы пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча эшләрне оештырганда да, һичшиксез, файдалы булачак.

Возврат к списку