Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
10.02.2014

ACI EUROPE күрсәткечләре буенча Казан халыкара аэропорты пассажирлар агымы динамиканында лидерлар бишлегендә

ACI EUROPE (Халыкара Аэропортлар Советының Европадагы бүлеге) 2013 елда гражданнарны авиаташу базарының үсеше турында хисап бастырган. Тикшерү барышында Европадагы 180 аэропортның эше өйрәнелгән. Пассажирлар агымы елына 5 миллионнан кимрәк булган Европа аэпропортлары арасында “Казан” халыкара аэропорты дүртенче урынны алып тора (ACI тикшерүендә 4 нче төркем).
2013 елдагы эшчәнлек нәтиќәләре буенча, “Казан” халыкара аэропорты хезмәтләреннән 1 млн. 847 мең 258 пассажир файдаланган, бу, 2012 елга караганда, 24,2 процентка күбрәк.  ACI EUROPE күрсәткечләренә караганда, Казан аэропортындагы пассажирлар агымының үсеше Европа аэропортларындагы пассажирлар агымының уртача үсеш күрсәткечен 8,6 тапкырга һәм Россия аэропортлары арасында 2,5 тапкырга узып китә.
Пассажирларының агымы 5 миллион пассажирдан кимрәк булган 109 аэропорт арасыннан “Казан” аэропорты үзеннән алда бары тик Арад (Румыния), Чита (Россия) һәм Задар (Хорватия) һава гаваньнарын гына өстен чыгарган.
“Узган елның уңышлы нәтиќәләре Казан аэропортындагы модернизация һәм реконструкция, пассажирларга һәм һава судноларына хезмәт күрсәтүдә булдырылган заманча технологияләр, ачылган яңа юнәлешләр, пассажирлар өчен киңәйтелгән хезмәтләр һәм сервислар спектры белән бәйле. Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, ИТ-технологияләр кертү, даими Европа юнәлешләрен ачу һәм Европа авиакомпанияләрен ќәлеп итү - быелгы өстенлекле юнәлешләр арасында. Без сайлаган үсеш стратегиясе ярдәмендә югары уңай динамиканы сакларга мөмкин булыр дип ышанабыз”, - ди “Казан” халыкара аэропорты” ААЌ генераль директоры Алексей Старостин хисап күрсәтмәләренә карата.
АCI Europe — ACI Global (аэропортлар операторларының халыкара  профессиональ ассоциациясе) өлкәара бүлеге. АCI Europe Европаның 44 илендә 450 аэропорт тәкъдим итә. Европада коммерцияле пассажир ташуның 90 процентын ассоциациянең әгъза-аэропортлары башкара, ел саен 1,5 миллиардтан артык пассажирга хезмәт күрсәтә һәм 20 миллионнан артык рейс ясый.


Возврат к списку