Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
13.02.2014

Россия аэропортлары арасында Казан аэропорты иң яхшылар рәтендә дип табылган

“АвиаПорт” тикшеренү агентлыгы нәтиҗәләре буенча, “Казан” аэропорты Россиянең иң яхшы аэропортлары бишлегенә кергән.
    “АвиаПорт” агентлыгы белгечләре 20дән артык Россия аэропортындагы пассажирлар инфраструктурасын һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшергән. Рейтингны төзегәндә аэропортның пассажирларга хезмәт күрсәтүнең: аэропорт терминаллары арасында йөрүдән башлап интернеттан файдалану, теркәлүдән башлап самолетка утырганчы, багажны алып, җәмәгать транспорты тукталышын эзләп тапканчы барлык стадияләре дә  исәпкә алынган. Авиачелтәрләргә Британиянең Skytrax консалтинг агентлыгы аналогиясе буенча биш баллы шкала билгеләре куелган: иң югары баллга (5 йолдызга) бер объект та лаек булмаган. “Казан” халыкара аэропортына 4 йолдыз бирелгән. Шулай ук Владивосток, Екатеринбург, Новосибирск һәм Сочи гаваньнарындагы уңайлылык дәрәҗәсе дә югары бәяләнгән.
    “Лидерлар рәтендә булган биш аэропортның һәрберсендә үз проблемалары һәм җитешсезлекләре булуга карамастан, без киң һәм якты терминалларны гына түгел, ә аларда пассажирлар белән оешкан төстә эшләүне күреп тә уңай тәэсирләр алдык”, - дип билгеләп үткән агентлык вәкилләре.


Возврат к списку