Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
12.02.2014

Казаннан Стамбулга көн саен “Төрек авиалинияләре” буенча рейслар ясалачак

“Төрек авиалинияләре” авиакомпаниясе, 20 февральдән башлап, Стамбул-Казан-Стамбул маршруты буенча очышлар ешлыгын атнасына дүрттән алып җиде рейска кадәр күбәйтә. Хәзер авиаташучы бу юнәлештә сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм ял көннәрендә оча. Стамбулдан очу 21.10 сәгатьтә, ә Казанга килү 02.35 сәгатьтә булачак. Кире очу - 04.20,  Стамбулга килеп җитү - 05.55 сәгатьтә. Һәр аэропортның үз җирлеге вакыты.

Стамбул Казан аэропорты пассажирлары тарафыннан сайланучы иң популяр юнәлешләр өчлегенә керә. Әйтик, 2013 елда Стамбул-Казан-Стамбул рейсында 80 мең дә 58 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу исә аннан алдагы ел күрсәткечләрен 35 процентка артып китә.


Возврат к списку