Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
11.02.2014

Гыйнвар аенда “Казан” аэропортындагы пассажирлар агымы 18,2 процентка артты

2014 елның гыйнвар аенда “Казан” халыкара аэропортындагы  пассажирлар агымы 114 мең 189 кеше тәшкил иткән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 18,2 процентка күбрәк.
Быелның беренче аенда эчке һава линияләрендә 59 мең 181 кеше очкан, бу, 2013 елның шушы чорына карата, 27,3 процентка күбрәк. Халыкара рейслардагы пассажирлар агымы 14,4 процентка артып,  55008 кешегә җиткән.
2014 елның гыйнвар аенда, кышкы Олимпия уеннары башланыр алдыннан, Сочи рейслары аеруча популярлашкан: әлеге юнәлештә 639 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу, 2013 елның шушы чорына карата, 1,6 тапкырга күбрәк – Казан аэропортындагы барлык юнәлешләр арасында да иң күп пассажирлар агымы.
Шулай ук башка даими юнәлешләрдә дә артым күзәтелә: Мәскәү (+22,6 процент), Санкт-Петербург (+36,3 процент) һәм Самара (+54,9 процент). Чит ил юнәлешләре арасында Хургада (+56,8 процент), Дубай (+12,8 процент) һәм Бангкок (+11,8 процент) кебек курортларга игътибар арткан.
Хисап чорында самолетларның очу күләме 31,8 процентка артып, 966 берәмлеккә җиткән.
25 гыйнвардан башлап, “Казан” халыкара аэропорты пассажирлары яңа  -Казан-Белгород маршрутыннан файдалана ала. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең CRJ 200 һава суднолары ТР башкаласы һәм Белгород арасында атнасына ике тапкыр: чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә йөреп тора.

Возврат к списку