Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
10.02.2014

Казан аэропортыннан Хельсинкига даими рейс ачыла

Россия Федерациясенең һәм Финляндия Республикасының авиация хакимиятләре ике дәүләт арасындагы һава хәбәрләре мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Finnair авиакомпаниясен Казан- Хельсинки маршруты буенча даими хезмәт күрсәтүгә билгеләү килешүе төзелде.
Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм  “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ җитәкчелеге тарафыннан Finnair авиакомпаниясе вәкилләре белән беренчел эшләр башкарылган: аэропортның заманча инфраструктурасы, пассажирларга һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү, махсус техниканың яңартылган паркы каралган. Авиакопания вәкилләре Казан аэропортының потенциалын, техник яктан тәэмин ителешен һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен югары бәяләгән.
“Хельсинки аэропорты Төньяк Европаның иң алдынгы аэропорты булып санала. Finnair авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек итүгә без бик шат – ул  пассажирларыбызга югары сыйфатлы сервис күрсәтә һәм очышлар өчен зур мөмкинлекләр бирә алырдай тотрыклы компания. Хельсинки — ул  күренекле архитектуралы һәм ял өчен шәп мөмкинлекләре булган заманча шәһәр. Әлеге очышларга ихтыяҗ зур булачак, чөнки хәзер бик күпләр үз сәяхәтләрен мөстәкыйль планлаштыра һәм Казаннан Европага даими рейслар булдыруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр аз булмады. Якын киләчәктә Казаннан Прагага һәм Барселонага да даими рейслар ачу планлаштырыла,” – дип аңлатма бирә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин.


Возврат к списку