Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2014
2013
Казан аэропортында багаж белән эшләү системасы кертелде 17.02.2014

Казан аэропортында багаж белән эшләү системасы кертелде

Мәгълүмат технологияләрен үстерү программасы кысаларында Казан аэропортында BRS (Baggage Reconciliation System) системасы уңышлы гына эшли башлады, ул аэропортта – теркәлүдән алып бортка менгәнче - багажны даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Әлеге яңалык багажны эшкәртү һәм эзләү процедураларын җиңеләйтә. Багаж турындагы мәгълүматлар пассажирның теркәлү вакытында ук системага кертелә. Багаж линиясе буйлатып барганда, барлык сумкалар анда урнаштырылган ярлыктагы штирх-кодны (хуҗасының исеме, рейс номеры, массасы һ.б.) укучы сканер җайланмалары аша үтә. Үткәргечсез сканерлар ярдәмендә багаж аралаучылар багаж ярлыкларындагы штрих-кодны укый. Шулай итеп, система багажны ялгышып башка рейска җибәрүдән сакларга ярдәм итәчәк. Төягәннән соң рейска теркәлгән һәм төялгән багаж турында мәгълүмат бирелә. BRS системасы шулай ук, кирәк булганда, рейстан багажны алу, аның һава судносының төгәл кайсы җирендә урнашканлыгын ачыкларга ярдәм итә, бу исә бушату процессын тизләтә. Моннан тыш, рейсны теркәү зонасыннан төяү зонасына багаж берәмлеге килеп җитмәгәндә, аралаучылар кисәтү хәбәрләрен алып торачак, монысы исә рейска теркәлгән барлык багажның да төялүен гарантияли.

         “Baggage Reconciliation System системасы багаж белән эшләүдәге төгәллекне һәм тизлекне арттыра. Моның нәтиҗәләрен авиакомпанияләр һәм пассажирлар тиз арада күрер. Авиакомпанияләр өчен ул һава судноларына оператив хезмәт күрсәтү һәм рейсларны җибәрү, багажны югалту белән бәйле тоткарлыкларны киметү, шулай ук рейска төялү турындагы мәгълүматларны  онлайн вакыт режимда күзәтеп барудан гыйбарәт булачак. Пассажирларга исә  аэропортта багаж алу процедуралары кыскарып, транзит рейслар вакытында багажны бер самолеттан икенчесенә тизрәк күчерүе мөмкин булачак”, - дип билгеләп үтте ташуларны оештыру хезмәте башлыгы Анастасия Васина.


Возврат к списку