g.tukaj.jpg
Габдулла Тукай
Яшәгән еллары: 1886 елның 26 апреле – 1913 елның 15 апреле.
Туган иле: Россия империясе.
Эшчәнлек өлкәсе: шагыйрь.

Татар шагыйре Габдулла Тукай озак яшәмәгән: барлыгы 26 ел гына. Ләкин шул вакыт эчендә ул 30 том шигырь нәшер иткән, Казанда беренчеләрдән булып балалар өчен яза башлаган һәм татар фольклоры турында берничә хезмәт бастырып чыгарган. Тукай аркасында Татарстанда яшәүчеләр Пушкин, Лермонтов һәм башка рус шагыйрьләренең иҗаты белән танышкан. Аның күп кенә әсәрләре нигезендә җырлар язылган, ә “Шүрәле” поэмасы буенча балетны Мария театры һәм Зур театр сәхнәләрендә куйганнар.
Балачак еллары
Габдулла Тукай Татарстанда, Казаннан ерак түгел Кушлавыч авылында туган. Әтисе үлгәндә, малай биш айлык булган, ә өч елдан соң әнисе дә үлеп киткән. Булачак шагыйрьне башта әнисе ягыннан бабасы гаиләсенә тапшырганнар. Тагын бер бала өстәлүгә анда бик шат булмаганнар. “Еласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, – дип искә ала шагыйрь бераз соңрак, – мине эткәннәр дә төрткәннәр”. Бабасы белән әбисе берничә тапкыр малайны берәр гаиләгә урнаштырырга тырышып карыйлар. Алты яшендә Габдулланы күрше авыл крестьяны үзләренә ала. Яңа гаиләсе малайны әйбәт каршылый, монда аны яраталар һәм үз балалары кебек итеп үстерәләр, укырга-язарга өйрәтәләр. Өч елдан соң аны әтисенең апасы Газизә Усманова эзләп таба һәм үзләренә Җаекка алып китә.
Җаекта Габдулла Тукайны “Мотыйгия” мәдрәсәсе каршындагы мәктәпкә бирәләр. Анда мәгърифәтче имам Мотыйгулла Төхвәтуллин укыта торган була. Тукай аның балалары белән дуслашып китә. Алар европача тәрбия алган, яңа мода белән киенә һәм берничә тел белә. Тукай да алардан үрнәк ала, озак та үтми ул гарәп, фарсы һәм төрек телләрен белә башлый, русча да өйрәнә, Көнбатыш Европа телләре белән таныша. Имамның өендә бай китапханәсе булып, ул дини китаплар гына түгел, матур әдәбият та җыйган була. Шәкертләре белән бергәләп кулдан язылган газеталар, журналлар чыгара.
Тукайның инкыйлаб шигырьләре
1905 елгы инкыйлаб башланганда, Тукайга 19 яшь була. Ул дусты – имам улы Камил Төхвәтуллин типографиясендә хәреф җыючы булып эшли. Бергәләп алар Җаекта татар телендә беренче “Фикер” газетасын, журналлар чыгара башлыйлар. Шул газета битләрендә Тукайның беренче инкыйлаб шигырьләре дөнья күрә.
Тигез булды законда
Татар, урыс, япун да;
Ак алъяпкыч, зипун да
Там азатлык алдыя.
Барча цензур ябылгач,
Дәрткә дәрман табылгач,
Кызыл кара ясаган
Кярханәләр бөлдия.
Габдулла Тукай,
     “Хөррият хакында” шигыреннән

Социалистик уй-фикерләр бөтереп алган шагыйрь урам демонстрацияләрендә еш катнаша, сәяси мәкаләләр һәм эсселар язып бастыра. “Шартлар” фельетонында Тукай болай дип яза: “Капиталистик строй җимерелеп төшмичә һәм Җирдә социалистик тормыш башланмыйча торып; капитал адым саен дөреслекне каплаудан туктамыйча торып, мин үзебезне мөселман дип атауның бер мәгънәсен дә күрмим”.
Шул ук елны Тукай Камил Төхвәтуллин типографиясендә чыга торган “Әлгасрелҗәдид”, сатирик “Уклар” журналларының редакторы булып китә. Яңа басмаларның битләрендә Тукай үз әсәрләрен, Иван Крылов мәсәлләренең һәм рус шагыйрьләре Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Алексей Кольцов шигырьләренең татарчага тәрҗемәләрен урнаштыра. Озакламый Габдулла Тукай турында Казанда һәм Ырынбурда да белә башлыйлар.
Тукай Казанда
1907 елда Тукай, “Мотыйгия” мәдрәсәсен тәмамлап, Казанга китә. Татарстан башкаласында шагыйрь газеталарда актуаль темаларга эссе һәм фельетоннар белән чыгыш ясавын дәвам иттерә. Ул белем алуның мөһимлеге турында, милли идея, башка халыклар белән мөнәсәбәтләр, сугышлар, түрәләрнең казнаны талавы, гади кешеләрнең үз хокуклары өчен көрәше турында яза.
Габдулла Тукай мәгариф реформасын яклый, барлык мәдрәсәләрдә дә җәдитчә белем бирергә кирәк, малайлар да, кызлар да укый алырга тиеш, дип саный.
“Дөреслекнең – ялганны, яктылыкның – караңгылыкны, чисталыкның бозыклыкны җиңүе өчен, уку – иң үткен, иң кирәкле корал”.
Габдулла Тукай
1907 елда шагыйрьнең беренче җыентыгы – “Габдулла Тукай шигырьләре” дөнья күрә. Анда басылган әсәрләре арасында аның Җаектан Казанга кайтуы турында “Пар ат” шигыре, белемгә мәдхия җырлаган “И каләм!” шигыре, Былтыр, кош кыз Сөембикә һәм явыз урман заты Шүрәле турында “Шүрәле” поэмасы була.
Казанда Тукай халык авыз иҗаты белән мавыгып китә. Аңа дүрт том фольклор әсәрләре һәм халык риваятьләрен җыеп бастырып чыгару насыйп була. Казанда яшәгән өч ел эчендә ул уннан артык том үз шигырьләрен һәм балалар өчен язылган әсәрләрдән: әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләрдән торган 13 җыентык нәшер итә. Аңа кадәр Казанда балалар әдәбиятын алай күпләп бастыручы булмый, сирәк-мирәк кенә малайлар өчен аерым, кызлар өчен аерым шигырьләр язгалыйлар.
Соңгы сәяхәт
1911 елда Тукай Санкт-Петербургка сәяхәткә чыгып китә. Барышлый ул Самара, Уфа шәһәрләрен тасвирлый, бәяләрне, юлларны, транспортны һәм гореф-гадәтләрне чагыштыра. “Уфа, – дип яза Тукай, – архитектура ягыннан Казаннан күпкә кайтышрак булса да, табигате белән күп шәһәрләрдән өстенрәк. Барыннан да бигрәк, ул – тау башында. Җәен дә, кышын да саф һава дигән сүз бу. Ул күп җырларыбызда җырланган Агыйдел елгасы яр буена урнашкан. Шәһәрдә агачлар өйләргә караганда күбрәк. Җәйге көннәрдә бу бик мөһим! Беренче карашка, Уфада халык та аек һәм чиста булып тоела”.
Петербургның үзендә шагыйрь 18 көн тора. Аны, Россиянең үзәгеннән еракта яшәгән кешене, шәһәрнең архитектурасы, транспорты, таш җәелгән урамнары, ә иң мөһиме – мәгърифәтле кешеләре таң калдыра.
“Петербург – мәгърифәт урыны. <…> Уку йортлары урнашкан урамнары да шулай ук матур һәм тәрбияләнгән. Көннең теләсә кайсы сәгатендә, кич, төнлә төрле җирдә төрледән-төрле лекцияләр, дәресләр...”
Габдулла Тукай
Петербургта Тукай беренче тапкыр опера тыңлый, пластинкага яздырылган “Евгений Онегин” була ул. “Гомеремдә беренче тапкыр операга йөри башларга телим. <…> Мин үзем өчен яңа дөнья ачтым”, – дип искә ала шагыйрь. Ләкин театрга бара алмыйча кала ул. Табиблар аңарда үпкә чире таба һәм климатны алмаштырырга – көньякка, далага китеп яшәргә киңәш итәләр. Тукай берничә ай Башкортстанда дәвалана, тик әллә ни нәтиҗәсе булмый.
1912 елның августында Тукай Казанга әйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр типографиядә эшли. 1913 елның 15 апрелендә ул вафат була. Аны Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратына җирлиләр. Күмгән көнне шәһәр мәдрәсәләрендә дәресләр туктатылып тора, кибетләр ябык була, ә татар газеталарында бертуктаусыз кайгы уртаклашу һәм некрологлар басыла. Петербургның “День” газетасы Тукайны “татар Пушкины” дип атый, шагыйрь турында мәкаләне һәм аның “Пар ат” шигырен Лондондагы The Russian Review эмигрантлар журналы бастырып чыгара.
Шагыйрь ядкәрләре
Тукай үзе исән чакта ук аның күп шигырьләрен татар композиторлары көйгә салган. Мәсәлән, “Туган тел”, “Әллүки”, “Пар ат” һәм башкалар. “Шүрәле” поэмасына нигезләнеп, балетмейстерлар Леонид Жуков белән Гай Таһиров балет куйган. Премьерасы Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә 1945 елда уза. 1950 елда балет “Али-Батыр” исеме белән – Мария театры, 1955 елда Зур театр репертуарына кертелә. Төрле елларда спектакльдәге баш рольләрдә данлыклы прима-балериналар һәм премьерлар Наталья Дудинская, Аскольд Макаров, Майя Плисецкая, Владимир Васильев уйный. 1959 елда Зур театр АКШ булган гастроле вакытында “Шүрәле”не күрсәтә.
Габдулла Тукайга Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәйкәлләр куелган. 1946 елдан бирле Казандагы татар дәүләт филармониясе шагыйрь исемен йөртә.



Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар
1. Габдулла Тукай үз гомерендә сигез гаиләдә яшәп алган.
2. Тукай – Казанда иң күп акча түләнә торган шагыйрь. Аңа бер юл өчен 50 тиен түләгәннәр, шул акчага бер тәүлеккә җиһазлы бүлмәне арендага алып булган. Гонорарларын шагыйрь китапларга һәм укуга тоткан, аңардан танышлары еш кына бурычка акча алып торган. Үләр алдыннан Тукай калган акчасын, сәләтле балаларга стипендия түләү өчен, уку йортларына васыять иткән.
3. Шагыйрь үзенең тышкы кыяфәтенә әллә ни игътибар бирмәгән: галстуклар, ул вакытта популяр булган якалар такмаган, хәтта костюмы ике үлчәмгә зуррак булса да исе китмәгән. Мода буенча киенеп йөргән егетләрне Тукай “манекеннар” дип атаган һәм аларга охшарга теләмәгән. Бервакыт шагыйрь редакциягә киң күлмәгенә хатын-кызлар билбавы тагып килеп кергән. Кисәтү ясауларына карамастан, җәй буе шул кыяфәттә йөргән.
4. Тукай какшамас буйдак булган. Дуслары яшь шагыйрьне күп тапкыр өйләндерергә тырышып карасалар да, гаилә кормаган.
5. Һәйкәлләрдә Габдулла Тукайны түбәтәй кигән итеп ясыйлар, ләкин тормышта ул рус шагыйрьләре кебек яланбаш йөргән, хәтта күпмедер вакыт, Лев Толстойга охшатып, иркен күлмәк тә кигән. Сакланып калган аз гына фотосурәтләренең берсендә киеп төшкән баш киемен Тукайга аны фотога төшергән фотосалон хуҗасы биргән.
Чыганак: https://www.culture.ru/persons/9630/gabdulla-tukai