«Казан» халыкара аэропорты барлык категория пассажирлар өчен киң спектрлы хезмәтләр тәкъдим итә. Аэровокзал территориясендә
ана һәм бала бүлмәсе, саклау камерасы, медпункт тәүлек әйләнәсе эшли, Wi-Fi челтәреннән файдаланырга мөмкин.
Өстенлекле класс пассажирлары VIP һәм бизнес-хезмәт күрсәтү хезмәтләреннән файдалана ала.
Пассажирлар терминалында кибетләр, кафе һәм рестораннар, почта бүлеге, банклар һәм валюта алмаштыру пунктлары урнашкан.
«Казан» аэропортына килгәч, Сез мәгълүмат таблосында һәрвакыт үзегезнең рейс турында мәгълүматны ачыклый һәм номерлары таблода күрсәтелгән теркәлү стойкаларына уза аласыз. Багажыгызны тапшырганнан соң, Сез очкычка утыру талоны алачаксыз.
Очкычка утыру өчен чыгар алдыннан барлык пассажирлар да куркынычсызлык контролен уза.
Сезгә уңайлы булсын өчен, авиапассажир йөртү кагыйдәләре белән танышырга, шулай ук «Ничек барып җитәргә» һәм «Терминаллар схемасы» бүлекләренә кереп карарга тәкъдим итәбез.