Сез теркәлү узу һәм багажны рәсмиләштерү, нормадан арткан багажга түләү һәм барлык формальлекләрне узу өчен аэропортка вакытында килергә тиеш.
Багажның авырлыгын һәм күләмен җайга салып, шулай ук транспортировкалау өчен рөхсәт ителгән әйберләр исемлеген дә билгели торган багаж йөртү кагыйдәләре бар.
Сез багаж төрү хезмәтеннән файдалана аласыз, шулай ук, кирәк булган очракта, багажыгызны саклау камерасында калдырырга мөмкин. Багажга зыян салу яисә аны югалту белән бәйле мәсьәләләр буенча «Lost&Found» хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
Вакытыгызны экономияләү һәм «Казан» халыкара аэропорты терминалларына керү урыннарында оештырылган тикшерү процедурасын уңайлы уздыру өчен, барлык электрон гаджетлар һәм приборларны (ноутбуклар, планшет компьютерлар, фото-видео аппаратуралар һ.б.) бу әйберләрне контактлы һәм визуаль тикшерү вакытында күрсәтергә җиңел булырлык итеп урнаштырырга киңәш итәбез.
Пассажирларны, багажны һәм йөкләрне һава юлы белән ташу Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Пассажирлар, багаж, йөк ташуның гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк кабул итүчеләргә хезмәт күрсәтүгә таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләрен раслау турында» 2007 елның 28 июнендәге 82 номерлы боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Очкычка утырыр алдыннан һәр пассажир, аның үзе белән булган әйберләре һәм багажы очыш алды тикшерүен узарга тиеш. Очыш алдыннан тикшерү һәм тикшерү өчен үз әйберләрен күрсәтүдән баш тарткан пассажир рейска кертелми.
Аэропортта тикшерү стационар техник чаралар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган махсус бүлмәләрдә (тикшерү пунктларында), шулай ук шәхси (индивидуаль) тикшерү уздыру бүлмәләрендә (кабиналарында) башкарыла.
Очкыч белән барачак пассажирларга чит затлардан һава судносы бортында алып бару өчен чемоданнар, посылкалар һәм башка предметлар, шулай ук көтү залларында һәм янәшәдәге территориядә вакытлыча саклау өчен теләсә нинди әйберләр һәм предметлар кабул итү тыела.
Очкыч белән нәрсә алып барып булуын, шулай ук очкычлар эчендә нәрсә йөртергә ярамавы турында Сез безнең сайтта «Алып баруы тыелган матдәләр һәм предметлар исемлеге» бүлегендә таба аласыз.
2007 елның июленнән очыш алды һәм очыштан соң тикшерүләр үткәрүнең очкыч эчендә сыеклыклар ташуны чикли торган яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде (Россия Транспорт министрлыгының 2007 елның 25 июлендәге 104 номерлы боерыгы).
Билгеләнгән тәртип нигезендә пассажирларның үзләре белән булган әйберләре арасында түбәндәгеләрне йөртү рөхсәт ителә:
Алып бару өчен искәрмәләр:
Багажның авырлыгын һәм күләмен җайга салып, шулай ук транспортировкалау өчен рөхсәт ителгән әйберләр исемлеген дә билгели торган багаж йөртү кагыйдәләре бар.
Сез багаж төрү хезмәтеннән файдалана аласыз, шулай ук, кирәк булган очракта, багажыгызны саклау камерасында калдырырга мөмкин. Багажга зыян салу яисә аны югалту белән бәйле мәсьәләләр буенча «Lost&Found» хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
ПАССАЖИРЛАР, БАГАЖ ҺӘМ КУЛ ЙӨГЕ ТАШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Хөрмәтле «Казан» халыкара аэропорты пассажирлары һәм килүчеләр!Вакытыгызны экономияләү һәм «Казан» халыкара аэропорты терминалларына керү урыннарында оештырылган тикшерү процедурасын уңайлы уздыру өчен, барлык электрон гаджетлар һәм приборларны (ноутбуклар, планшет компьютерлар, фото-видео аппаратуралар һ.б.) бу әйберләрне контактлы һәм визуаль тикшерү вакытында күрсәтергә җиңел булырлык итеп урнаштырырга киңәш итәбез.
Пассажирларны, багажны һәм йөкләрне һава юлы белән ташу Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Пассажирлар, багаж, йөк ташуның гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк кабул итүчеләргә хезмәт күрсәтүгә таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләрен раслау турында» 2007 елның 28 июнендәге 82 номерлы боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Очкычка утырыр алдыннан һәр пассажир, аның үзе белән булган әйберләре һәм багажы очыш алды тикшерүен узарга тиеш. Очыш алдыннан тикшерү һәм тикшерү өчен үз әйберләрен күрсәтүдән баш тарткан пассажир рейска кертелми.
Аэропортта тикшерү стационар техник чаралар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган махсус бүлмәләрдә (тикшерү пунктларында), шулай ук шәхси (индивидуаль) тикшерү уздыру бүлмәләрендә (кабиналарында) башкарыла.
Очкыч белән барачак пассажирларга чит затлардан һава судносы бортында алып бару өчен чемоданнар, посылкалар һәм башка предметлар, шулай ук көтү залларында һәм янәшәдәге территориядә вакытлыча саклау өчен теләсә нинди әйберләр һәм предметлар кабул итү тыела.
Очкыч белән нәрсә алып барып булуын, шулай ук очкычлар эчендә нәрсә йөртергә ярамавы турында Сез безнең сайтта «Алып баруы тыелган матдәләр һәм предметлар исемлеге» бүлегендә таба аласыз.
2007 елның июленнән очыш алды һәм очыштан соң тикшерүләр үткәрүнең очкыч эчендә сыеклыклар ташуны чикли торган яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде (Россия Транспорт министрлыгының 2007 елның 25 июлендәге 104 номерлы боерыгы).
Билгеләнгән тәртип нигезендә пассажирларның үзләре белән булган әйберләре арасында түбәндәгеләрне йөртү рөхсәт ителә:
- медицина термометры — пассажирга берәү;
- стандарт футлярда терекөмешле тонометр — пассажирга берәү;
- барометр яки герметик контейнерга төрелгән һәм җибәрүченең пломбасы белән мөһерләп куелган терекөмешле манометр;
- бер тапкыр кулланыла торган уткабызгыч (зажигалка) — пассажирга берәү;
- тиз бозыла торган азык-төлекне суыту өчен коры боз – пассажирга кимендә 2 кг;
- 3 процентлы водород перекисе — пассажирга кимендә 100 мл;
- ышанычлы ябыла торган үтәкүренмәле пластик пакетларга салынган, кимендә 100 мл савытларда куркынычсыз санала торган сыеклыклар, гельләр һәм аэрозольләр, аларның гомуми авырлыгы бер пассажирга 1 литрдан артмаска тиеш. Пакетлар очыш алдыннан тикшерү узган вакытта бирелә.
Алып бару өчен искәрмәләр:
- дарулар, балалар ризыгы һәм махсус диетик ихтыяҗлар.
- Аэропорттагы пошлинасыз сәүдә кибетләрендә сатып алынган сыеклыклар да сатып алган вакытта ышанычлы итеп мөһерләнгән (пломбаланган) пластик пакетка төрелә. Очкыч утырганчы, пластик пакетларны ачу тыела.
Авиация куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләрен аңлавыгыз һәм бу эштә ярдәм итүегез сорала.
Багаж төрү стойкасы Pack&Fly:
УРНАШУ УРЫНЫ: 1 кат, 1А Терминалы, эчке рейсларны теркәү стойкалары каршында;1 кат, 1 Терминал, эчке рейсларны теркәү стойкалары каршында.
ЭЛЕМТӘЛӘР: Белешмәләр өчен телефон: 7(965)607-0232
Күрсәтелә торган хезмәтләр һәм үткәрелә торган акцияләр турында тулы мәгълүматны пассажирлар www.packandfly.ru сайтыннан, шулай ук бердәм телефон номеры буенча да белешә ала. 8(800)555-5244 (Россия чикләрендә элемтәгә керү бушлай).
Саклау камерасы:
«Казан» халыкара аэропортында пассажирларга уңайлы булсын өчен саклау камерасы каралган. Урнашу урыны: 1 Терминал, аскы кат.Бәясе: Бер урынлы багажны тапшырган мизгелдән алып агымдагы тәүлекнең 00.00 сәгатенә кадәр саклау бәясе – 400 сум
Алга таба саклаган өчен – һәр багаж урынына тәүлегенә 200 сум, шул ук вакытта тулы булмаган тәүлек өчен тулысынча түләнә. Багаж саклаган өчен түләү һәр предмет (урын) өчен алына.
Эш вакыты: тәүлек әйләнәсе, ял көннәрсез.
PACK&FLY компаниясе хезмәтләреннән файдаланып, багаж сакланышы өчен борчылмыйча, пассажирлар тыныч кына сәяхәт итә ала.
Элемтә өчен телефон: +7 843 254 00 21
Багаж ташу арбалары
Багаж ташу арбалары «Казан» аэропортында бушлай бирелә. Сез арбаларны багаж бирү зоналарында, шулай ук 1А Терминалына керү юлында таба аласыз. Арбаларны куркынычсызлык контроле аша үткәрү тыела.Багажны югалту / багажга зыян китерү
Багаж килеп җитмәгән яки зыян күргән очракта, Сезгә, акт төзү өчен, аэропортка килеп җитү белән «Lost&Found» хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югалган әйберләрнең язмача һәм мөмкин кадәр төгәлрәк исемлеген төзү һәм багаж биркалары номерын күрсәтү мөһим. Авиакомпаниягә язмача дәгъва зыянны ачыклау белән кичекмәстән, әмма багаж алганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча, бирелергә тиеш. Багаж квитанцияләрен әйберләрне алганчы һәм аларның сакланышын тикшергәнчегә кадәр сакларга кирәк.Пассажир үзенең багажын алмавы турында гариза биргәннән соң, авиакомпания багажны кичекмәстән эзләп табуны тәэмин итә. Багажны алмау турында гариза биргәннән соң 21 көн эчендә теркәлгән багаж табылмаса, пассажир теркәлгән багажны югалтуга бәйле китерелгән зыянны каплау турында таләп итәргә хокуклы.
Әгәр теркәлгән багаж табылса, авиакомпания теркәлгән багаж хуҗасына хәбәр итә һәм аны пассажир күрсәткән аэропортка (пунктка) һәм пассажир теләге буенча күрсәтелгән адреска илтүне өстәмә түләү алмыйча гына тәэмин итә.
Lost&Found багаж эзләү хезмәтенең урнашу урыны: 1А Терминалы Федераль рейслар белән килү залы
Эш режимы — тәүлек буе
Тел.: +7(843) 254-00-80
Дәгъвалар буенча белгеч
Урнашу урыны — 1 Терминал, 4 нче кат, 89 бүлмә
Эш режимы: дүшәмбе-җомга, 8:15 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр.
Тел.: +7 (843) 267-87-80
e-mail: aimanova@airportkzn.ru
Россия Федерациясе Һава кодексының 118 статьясы нигезендә: «Һава транспортында йөртүгә кабул иткәннән соң, багажны югалткан, багаж җитмәгән яки аңа зыян китерелгән өчен һәм пассажирга биргәнчегә кадәр юлда алып баручы зат җаваплы була».