Сәфәргә кузгалыр алдыннан һәр пассажир очыш алдыннан карап тикшерү процедурасын узарга тиеш. Очыш алдыннан тикшерү һава транспортында йөртүне тыючы предметлар һәм матдәләрнең очкыч бортына эләгүенә юл куймас өчен башкарыла.
Карап тикшерү кулдан да, техник чаралар ярдәмендә дә үткәрелә.

Очыш алдыннан карап тикшерүне ничек узарга?

1. Паспорт контролен узганда билет, электрон/кәгазь утырту талоны һәм шәхесне раслаучы документны күрсәтегез. Чират тәртибендә очыш алдыннан карап тикшерелүгә узыгыз.
2. Пластик кәрҗиннәргә баш киеме, өске кием, сәгать, каеш, кәрәзле (мобиль) телефоннар, кесә компьютерлары, тәмәке, тәңкәләр, ачкычлар һәм башка предметларны салыгыз.
3. Сездән, үкчә биеклеге 2,5 см кыскарак һәм калынлыгы 1,0 см ким табанлы һәм каешы 4,0 см киңлектән артык яисә калынлыгы 0,5 см артык булган аяк киеменнән тыш, аяк киемегезне салуыгызны сорарга мөмкиннәр.
4. Кул йөге һәм шәхси әйберләр белән пластик кәрҗиннәрне интроскоп конвейер тасмасының үзәгенә яткырып, бер рәткә, бер-бер артлы, транспортер тасмасының хәрәкәт юнәлеше буенча куегыз. Транспортер кырыена кул йөген куймагыз: кабызганда тасманың кире юнәлештә хәрәкәтләнү мөмкинлеге бар - сезнең кул йөге егылып төшәргә мөмкин.
5. Стационар тимер эзләү рамы аша үтеп, тикшерү хезмәткәренең барлык таләпләрен үтәгез. Кардиостимуляторлары булган пассажирлар стационар тимер эзләүче рамы аша узмыйча, кул ярдәмендә (бәйләнешле ысул) тикшерелә.

Шәхесне раслаучы документлар


• Россия Федерациясе гражданины паспорты
• Диңгезче паспорты
• Россия Федерациясе гражданинының гомумграждан чит ил паспорты
• Чит ил гражданины паспорты
• Туу турында таныклык
• Хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы
• Гражданлыгы булмаган затның шәхес таныклыгы
• Эчке эшләр органнарыннан бирелгән шәхеснең вакытлыча таныклыгы
• Хезмәт итүче хәрби хезмәткәренең хәрби билеты
• Чит ил гражданинының яисә гражданлыгы булмаган затның яшәп торырга рөхсәт кәгазе
• Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителү турындагы белешмә
• СССР гражданины паспорты
• Дипломатик паспорт
• Хезмәт паспорты (диңгезче һәм дипломатик паспорттан тыш)
• БДБ илләреннән кайту турында таныклык
• Паспортны югалту турындагы белешмә