Чик буе контроле
Россия чиге аша үткәрү кагыйдәләрен билгели торган төп нигезләмәләр – РФ Чик буе хезмәте тарафыннан билгеләнгән түбәндәге нигезләмәләр:- Кешеләрне, транспорт чараларын, йөкләрне, товарларны һәм хайваннарны дәүләт чиге аша үткәрү дәүләт чиге аша үткәрүнең билгеләнгән пунктларында башкарыла һәм, Россия Федерациясе территориясенә килгән затларның, транспорт чараларының дәүләт чигеннән узуын, Россия Федерациясе территориясендәге товарларны, хайваннарны дәүләт чиге аша Россия Федерациясе территориясенә күчерүнең законлы булуын тану, Россия Федерациясеннән читкә китүче затларның, транспорт чараларының дәүләт чиген үтүенә, товарларны, хайваннарны дәүләт чиге аша Россия Федерациясеннән читкә күчерүгә рөхсәт бирүдән гыйбарәт.
- Затларны, транспорт чараларын, йөкләрне, товарларны һәм хайваннарны дәүләт чиге аша уздыруга затларның Россия Федерациясенә керү яки аларның Россия Федерациясеннән чыгу хокукына гамәлдәге документлары, транспорт чараларына, товарларга һәм хайваннарга документлары булуы нигез булып тора.
- Россия Федерациясе законнары нигезендә Россия Федерациясенә кертү өчен рөхсәт ителмәгән чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар, шулай ук үзләренә карарта Россия Федерациясеннән читкә китүне тыю турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә карар кабул ителгән затлар дәүләт чиге аша уздырылырга тиеш түгел (1996 елның 29 ноябрендәге 148-ФЗ номерлы федераль закон редакциясендә).
- Россия Федерациясе белән чиктәш дәүләт арасындагы шартнамә нигезендә Россия Федерациясе һәм чиктәш дәүләт гражданнарын дәүләт чиге аша уздыруның Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү хокукына документлар билгеләү өлешендә гадиләштерелгән тәртибе билгеләнергә мөмкин.
- Дәүләт чиге аша затларны, транспорт чараларын, йөкләрне, товарларны һәм хайваннарны үткәрүгә чик буе контроле (затларны, транспорт чараларын, йөкләрне, товарларны һәм хайваннарны дәүләт чиге аша уздыру нигезләре буенча тикшерү, Дәүләт чиген узу кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм тоткарлау максатларында транспорт чараларын, йөкләрне һәм товарларны тикшерү, Россия Федерациясе законнары белән Россия Федерациясенә кертелү яки Россия Федерациясеннән чыгару тыелган йөкләрне, товарларны һәм хайваннарны тикшерү), ә кирәк булганда, шулай ук, таможня, иммиграция, санитар-карантин, ветеринария, фитосанитария, транспорт һәм башка төр контрольлек гамәлгә ашырыла (1996 елның 29 ноябрендәге 148-ФЗ номерлы федераль закон редакциясендә).

Җиһазларның санитар нормалары
Багаж һәм товарларны тикшерү өчен барлык рентген җайланмаларына (РУДБТ) туры килү сертификатлары, шулай ук ионлаштыру нурланышы чыганаклары белән бәйле эшчәнлеккә санитария-эпидемиология бәяләмәсе бар.Предприятиенең ионлаштыру нурланышы чыганакларын куллана торган оешма паспорты бар, ул Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәрендәге идарәсендә рәсмиләштерелгән. Ел саен ДОЗ-1 нурланышы дозалары буенча статистика хисап формасы төзелә. «А» төркеменә кертелгән хезмәткәрләргә шәхси дозиметрик тикшерү үткәрелә, уртача эквивалент доза күләме елына – 1,24 мЗв, шул ук вакытта бер елга рөхсәт ителгән доза – 20 мЗв. Рентген нурланышы дозасының уртача егәрлеге җайланмаларның тышкы өслегендә – 0,3 мкЗв/сәг, шул ук вакытта бер елга рөхсәт ителгән доза сәгатенә 2,5 мкЗв артмый.