«Казан» халыкара аэропортыннан эчке һәм халыкара рейслар белән китүче пассажирларга хезмәт күрсәтү 1 Терминалда һәм 1А Терминалында башкарыла. Алдан ук үзегезнең рейс белән очу терминалын аныклагыз.
Очыш турында мәгълүматны авиакасса аша билет сатып алганда, авиакомпания вәкиллекләрендә, сайтта «Online табло» бүлегендә, шулай ук аэропортның белешмә хезмәтендә +7(843)267-88-07 телефонына шалтыратып алырга мөмкин
Очыш турында мәгълүматны авиакасса аша билет сатып алганда, авиакомпания вәкиллекләрендә, сайтта «Online табло» бүлегендә, шулай ук аэропортның белешмә хезмәтендә +7(843)267-88-07 телефонына шалтыратып алырга мөмкин
ХАЛЫКАРА РЕЙСЛАР
Хөрмәтле пассажирлар!
- «Казан» халыкара аэропортында халыкара рейсларга билетларны теркәү һәм багажны рәсмиләштерү рейс кузгалырга 2 сәгать 30 минут алдан башлана һәм расписание буенча рейс китәргә 40 минут кала тәмамлана. Билетларны терки башлау һәм багажны рәсмиләштерү вакытын авиакомпанияләр билгели, бу мәгълүмат билет алган вакытта пассажирга хәбәр ителә. Рейска утырту вакыты рейс кузгалырга 20 минут кала тәмамлана.
- Авиабилет сатып алганда һәм үз исемеңә беркеттереп куйганда, рейс Терминалын, Сез кулланачак рейс авиакомпаниясе ярдәмендә пассажир йөртү кагыйдәләрен, бигрәк тә багаж ташу кагыйдәләрен, шулай ук теркәлү процедурасын узу кагыйдәләрен аныкларга киңәш итәбез. Боларның барысын да Сез авиакомпания сайтында таба аласыз.
- Теркәлү стойкаларына чират булдырмас өчен һәм очыш алдыннан булган формальлекләрне узу өчен иң уңайлы шартлар тудыру максатында, аэропортка алдан килүегез сорала.
- Шулай ук Сезгә, түбәндәге мөстәкыйль теркәлү ысулларының берсеннән файдаланып, рейска мөстәкыйль рәвештә теркәлергә киңәш итәбез, ул Сезгә аэропортта вакытыгызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк:
- аэропортка килеп җиткәнче, онлайн-теркәлү сервисы аша. Барлык рейслар һәм авиакомпанияләр өчен дә файдалану мөмкинлеге юк.
- в 1А Терминалында «Аэрофлот» авиакомпаниясе өчен мөстәкыйль теркәлү терминалы ярдәмендә.
- Терминалларга кергәндә, Сезнең шәхси куркынычсызлык максатларында, пассажирларны һәм багажны тикшерү пунктлары аша узарга кирәк.
Пунктлар рентгенотелевизион интроскоплар, шулай ук стационар һәм кул ярдәмендә металл эзләгечләр белән җиһазландырылган. Тикшерү процедурасы «Казан» халыкара аэропортының авиация куркынычсызлыгы хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. - Рейслар турында мәгълүматны Сез терминалларда урнашкан мәгълүмат мониторларында күрә аласыз.
- Әгәр Сез 1А Терминалыннан кузгаласыз һәм Сезгә, Россия Федерациясе Таможня кодексы нигезендә, таможня декларациясен тутыру таләп ителмәсә, Сез теркәлү зонасына һәм алга таба таможня контроле зонасына (яшел коридор) узасыз.
- 1А Терминалыннан кузгалучы, Россия Федерациясе Таможня кодексы нигезендә таможня декларациясен тутырырга кирәкле пассажирлар, таможня контроле зонасына (кызыл коридор) уза, анда махсус стойкада таможня декларациясе тутыралар һәм аннан соң теркәлү зонасына китәләр.
- Әгәр Сез 1 Терминалдан кузгаласыз икән, һәм Сезгә Россия Федерациясе Таможня кодексы нигезендә таможня декларациясен тутыру таләп ителмәсә, Сез – таможня тикшерүе зонасына (яшел коридор) һәм алга таба теркәлү зонасына узасыз.
- 1 Терминалдан кузгалучы, Россия Федерациясе Таможня кодексы нигезендә таможня декларациясен тутырырга кирәкле пассажирлар, таможня контроле зонасына (кызыл коридор) уза, анда махсус стойкада таможня декларациясе тутыра һәм аннан соң теркәлү зонасына күчә. Декларацияләү таможня линиясендә — теркәлгәнче, чик буе контроле һәм очыш алдыннан тикшерү вакытында ясалырга тиеш. Россия Федерациясе дәүләт чиге аша күчерелә торган товарларны таможня аша рәсмиләштерү һәм таможня аша тикшерү таможня эше өлкәсендә гамәлдә булган Россия Федерациясе законнары нигезендә таможня органының вазыйфаи затлары тарафыннан башкарыла.
- Теркәлү стойкасында Сезгә билет һәм паспорт күрсәтергә кирәк. Әгәр Сезнең электрон билетыгыз бар икән, Сез бары тик паспортыгызны гына күрсәтә аласыз. Теркәлү стойкасында Сез үзегез белән очкычта алып барыла торган барлык багажыгызны, салонда яки багаж бүлегендә алып баруга карамастан, күрсәтергә тиешсез. Теркәлү үткәч һәм багажны тапшыргач, Сез очкычка утырту талоны һәм багаж биркалары алачаксыз.
- Багажыгызның күләме, авырлыгы яки габаритлары пассажир йөртүче авиакомпания кагыйдәләрендә билгеләнгән, Сезнең билет буенча хезмәт күрсәтү классы өчен түләүсез багаж йөртү нормасыннан артып китсә, Сез билгеләнгән нормадан арткан багаж өчен түләргә тиеш буласыз. Пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру агенты Сезгә нормадан арткан багаж өчен түләү кассасы урнашкан урынны күрсәтер. Нормадан арткан багаж өчен түләгәннән соң, Сезгә яңадан теркәлү стойкасына килергә, очкычка утыру талоны һәм багаж биркалары алырга кирәк. Сезгә рейста багаж ташу кагыйдәләре белән алдан танышырга киңәш итәбез, аны авиакомпания сайтында таба аласыз.
- Алга таба Сезгә Россия Федерациясе законнары нигезендә Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең «Идел буе» чик контроле отрядының «Казан-Аэропорт» контроль-үткәрү пункты вазыйфаи затлары тарафыннан үткәрелә торган паспорт тикшерүен үтәргә кирәк. Һәр илдә кертү һәм трансфер буенча үз паспорт-виза кагыйдәләрен билгеләвенә бәйле рәвештә, Сезгә юл йөрү документларына (паспортларга, визаларга) куела торган таләпләр буенча алдан ук үзегез барачак ил консуллыгыннан рәсми мәгълүмат алырга кирәк.
- Паспорт контролен үткәннән соң, куркынычсызлык контроле узарга кирәк.
- Алга таба Сез очкычка утыруны көтү зонасына — төрле рестораннар, кафе, барлар һәм пошлинасыз сәүдә кибетләре урнашкан «стериль зонага» барасыз.
- Расписание буенча рейс кузгалырга 40 минут кала, очкычка утыру талонында күрсәтелгән вакыт башлангач талонда күрсәтелгән очкычка утыру урынына чыгарга кирәк. Очкычка утыру көчле тавыш белән элемтә аша игълан ителгәннән соң башлана. Очкычка утыру турында белдерүдә пассажирлар йөртүче, рейс номеры, юллама, утыру урынына чыгу номеры күрсәтелә. Игъланнар рус һәм инглиз телләрендә ясала.
- Очкычка утыру урынына чыгу номеры үзгәрергә мөмкин, шунлыктан без тавышлы белдерүләрне һәм монитордагы мәгълүматны игътибар белән күзәтеп барырга киңәш итәбез.
- Утыру вакытында Сезгә паспорт һәм талон кирәк булачак. Сезне очкыч трабына илтә торган автобуска утыртачаклар. «Казан» халыкара аэропортында телескопик күперләр (траплар) бар, алар буенча Сез 1А Терминалыннан турыдан-туры очкыч бортына эләгә аласыз.
ФЕДЕРАЛЬ РЕЙСЛАР
Хөрмәтле пассажирлар!
- «Казан» халыкара аэропортында федераль рейсларга билетлар теркәү һәм багажны рәсмиләштерү рейс кузгалырга 1-3 сәгать алдан башлана һәм расписание буенча рейс китәргә 40 минут кала алдан тәмамлана. Билетларны теркәтә башлау һәм багажны рәсмиләштерү вакытын авиакомпанияләр билгели, бу мәгълүмат билет алган вакытта пассажирга хәбәр ителә. Рейска утырту рейс кузгалырга 20 минут алдан тәмамлана.
- Авиабилет сатып алганда яисә үзең өчен алдан беркеттереп куйганда, рейс Терминалын, Сез файдаланачак рейс авиакомпаниясенең пассажир йөртү кагыйдәләрен, бигрәк тә багаж ташу кагыйдәләрен, шулай ук теркәлү процедурасын узу кагыйдәләрен аныкларга киңәш итәбез. Боларның барысын да Сез авиакомпания сайтында таба аласыз.
- Теркәлү стойкаларына чират булдырмас өчен һәм очыш алдыннан формальлекләр узу өчен иң уңайлы шартлар тудыру максатында, аэропортка алдан килүегез сорала.
-
Шулай ук Сезгә, түбәндәге мөстәкыйль теркәлү ысулларының берсеннән файдаланып, рейска мөстәкыйль рәвештә теркәлергә киңәш итәбез, ул Сезгә аэропортта вакытыгызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк:
- аэропортка килеп җиткәнче, онлайн-теркәлү сервисы аша. Барлык рейслар һәм авиакомпанияләр өчен дә файдалану мөмкинлеге юк.
- 1А Терминалында «Аэрофлот» авиакомпаниясе өчен мөстәкыйль теркәлү терминалы ярдәмендә.
- терминалларга кергәндә, шәхси куркынычсызлык максатларында, Сезгә пассажирларны һәм багажны тикшерү пунктлары аша узарга кирәк.
- Терминалларга кергәндә, шәхси куркынычсызлык максатларында, Сезгә пассажирларны һәм багажны тикшерү пунктлары аша узарга кирәк.
-
- Пунктлар рентгенотелевизион интроскоплар, шулай ук стационар һәм кул ярдәмендә металл эзләгечләр белән җиһазландырылган. Тикшерү процедурасы «Казан» халыкара аэропортының авиация куркынычсызлыгы хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.
- Рейслар турында барлык мәгълүматны Сез терминалларда урнашкан мониторларда күрә аласыз.
- Бизнес-класс пассажирларына һәм «Аэрофлот», «Сибирь», «Россия» һәм «Ютэйр» авиакомпанияләренең бонус программаларында катнашучы пассажирларга хезмәт күрсәтү 2 Терминалда башкарыла.
- Рейска теркәлү һәм багажны рәсмиләштерү өчен, пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру агентына билет һәм паспорт күрсәтергә кирәк.
- Әгәр Сезнең электрон билетыгыз булса, Сез бары тик паспорт (яки шәхесне раслый торган башка документ) күрсәтергә тиеш. Сезнең багаж үзегез булмаганда рәсмиләштерелми. Теркәлү узгач һәм багажны тапшырганнан соң, Сезгә очкычка утыру талоны һәм багаж биркалары биреләчәк.
- Әгәр Сезнең багаж авырлыгы кул йөге белән бергә әлеге хезмәт күрсәтү классы өчен багажны бушлай йөртүнең билгеләнгән нормасыннан артып китсә, Сез артык авырлык өчен түләргә тиеш буласыз. Пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру агенты Сезгә нормадан арткан багаж өчен түләү кассасының урнашу урынын күрсәтер. Нормадан арткан багаж өчен түләгәннән соң, Сезгә яңадан теркәлү стойкасына килергә, очкычка утыру талоны һәм багаж биркалары алырга кирәк. Багаж ташу кагыйдәләрен авиакомпаниядә аныкларга кирәк. Алга таба Сез очышны көтү зонасына үтәсез, анда төрле рестораннар һәм кафелар, кибетләр, басма продукция булган киосклар урнашкан.
- Расписание буенча рейс кузгалырга 40 минут кала, очкычка утыру талонында күрсәтелгән вакытта талонда күрсәтелгән утыру урынына чыгарга кирәк. Очкычка утыру көчле тавыш белән элемтә аша игълан ителгәннән соң башлана. Утыру турында белдерүдә пассажирлар йөртүче, рейс номеры, юллама, утыру урынына чыгу номеры күрсәтелә. Игъланнар рус һәм инглиз телләрендә ясала.
- Утыру урынына чыгу номеры үзгәрергә мөмкин, шунлыктан без тавышлы белдерүләрне һәм монитордагы мәгълүматны игътибар белән күзәтеп барырга киңәш итәбез.
- Очкычка утыру вакытында Сезгә паспорт һәм талон кирәк булачак. Сезне очкыч трабына илтә торган автобуска утыртачаклар. «Казан» халыкара аэропортында телескопик күперләр (траплар) бар, алар буенча Сез 1А Терминалыннан турыдан-туры очкыч бортына эләгә аласыз.