Әгәр Сезгә очкыч бортында хайван алып барырга кирәк булса, бу хакта авиабилет алганда ук хәбәр итәргә кирәк. Пассажирга бер үк вакытта кимендә 2 генә хайван алып бару рөхсәт ителә.
Очкыч эчендә зур булмаган йорт хайваннарын һәм кошларны алып бару авиакомпания ризалыгы белән генә башкарыла. Хайваннарны алып барган очракта, Сезгә түбәндәге документлар тупланмасын үзегез белән алырга киңәш итәбез:
Хайваннар, тиешле декларацияләү үткәннән, контроль-тикшерү эшләре тәмамланганнан һәм документларны дәүләт контроль органнарының тиешле билгеләре белән рәсмиләштергәннән соң, Россия Федерациясенә кертелгән һәм дәүләт чиге аша уздырылган дип санала.
Игътибар итегез, кайбер илләрдә кайбер хайваннар һәм кошларны кертүгә катгый чикләүләр яки хәтта тыю кертелгән. Моңа бәйле рәвештә, Сез кулланган авиакомпаниянең белешмә хезмәтендә Сезнең хайваннарыгызны яки кошларны алып керү кагыйдәләрен алдан ук белешергә киңәш итәбез.
Тулырак мәгълүмат алу өчен, Сез «Казан» аэропортының ветеринария контроле пунктына мөрәҗәгать итә аласыз:
1А Терминалы: 1 нче кат. Элемтә өчен телефон: +7 927 492 12 67
Ветеринария контроле пунктының эш режимы — тәүлек буе.
Очкыч эчендә зур булмаган йорт хайваннарын һәм кошларны алып бару авиакомпания ризалыгы белән генә башкарыла. Хайваннарны алып барган очракта, Сезгә түбәндәге документлар тупланмасын үзегез белән алырга киңәш итәбез:
- ветеринария паспорты;
- сәламәтлек торышы турында белешмә. Теләсә кайсы дәүләт ветеринария клиникасы тарафыннан бирелә (ветеринария таныклыгы, 1 нче форма). Белешмәдә яшенә карата прививкалары турында мәгълүматлар күрсәтелә. Котыру авыруыннан соңгы прививка кимендә бер ел алдан һәм юлга чыгарга ике ай кала алдан ясалырга тиеш;
- клубтан (СКОР яки РКФ) этнең нәселле булмаганлыгы турында белешмә. Башка клублардан бирелгән белешмәләр таможня тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин.
Хайваннарны чит илләрдән кертү
Хайваннарны башка илгә чыгаручы дәүләт органнары тарафыннан рәсмиләштерелгән, хайваннар клиник яктан сәламәт һәм аларга вакцина ясалганлыгы турында тамга куелган халыкара сертификат булганда, хайван хуҗалары бер үк вакытта иң күбе 2 йорт хайванын гына үзе белән алырга мөмкин. Вакцинация сәфәр алыннан кимендә 30 көн алдан һәм 12 айдан да соңга калмыйча үткәрелергә тиеш. Халыкара документлар Россия Федерациясе ветеринария таныклыгына алмаштырыла.Хайваннар, тиешле декларацияләү үткәннән, контроль-тикшерү эшләре тәмамланганнан һәм документларны дәүләт контроль органнарының тиешле билгеләре белән рәсмиләштергәннән соң, Россия Федерациясенә кертелгән һәм дәүләт чиге аша уздырылган дип санала.
Хайванны чит илгә чыгару
Россия Федерациясе дәүләт чиген узганда, дәүләт ветеринария клиникасында котыру авыруына каршы мәҗбүри прививка белән сәфәргә 3 көн кала рәсмиләштерелә торган хайван сәламәтлеге турындагы таныклык Халыкара ветеринария сертификатына алмаштырыла.Игътибар итегез, кайбер илләрдә кайбер хайваннар һәм кошларны кертүгә катгый чикләүләр яки хәтта тыю кертелгән. Моңа бәйле рәвештә, Сез кулланган авиакомпаниянең белешмә хезмәтендә Сезнең хайваннарыгызны яки кошларны алып керү кагыйдәләрен алдан ук белешергә киңәш итәбез.
Россия Федерациясе территориясендә
Йорт хайваннары билгеләнгән үрнәктәге ветеринария таныклыгы буенча аэропортның ветеринария хезмәте тамгасы белән йөртелә. Транспортировкалау шартларын (читлек булуы, юл бәяләре һ.б.) билетлар сатып алганда авиакомпания вәкилләреннән белеп була.Тулырак мәгълүмат алу өчен, Сез «Казан» аэропортының ветеринария контроле пунктына мөрәҗәгать итә аласыз:
1А Терминалы: 1 нче кат. Элемтә өчен телефон: +7 927 492 12 67
Ветеринария контроле пунктының эш режимы — тәүлек буе.