«Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» 1996 елның 15 августындагы 114-ФЗ номерлы федераль закон.
20 статья. Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданины, кагыйдә буларак, Россия Федерациясеннән ата-анасының, уллыкка алучылар, опекуннар яки попечительләрнең берсе белән генә булса да бергә чыга.
- Әгәр Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданины Россия Федерациясеннән озатучысыз гына чыгып китсә, аның үзе белән, паспорттан тыш, атап үтелгән затларның Россия Федерациясе балигъ булмаган гражданинының китүенә нотариаль рәсмиләштерелгән, гражданин барырга теләгән дәүләт (дәүләтләр), күпмегә китү вакыты күрсәтелгән ризалыгы булырга тиеш.
- Ике яшькә кадәрге балалар бары тик балигъ булган пассажир белән генә йөртелә.
- 2 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар балигъ булган пассажир белән бергә яисә балигъ булган пассажирдан башка гына, пассажир йөртүче транспорт белән йөри ала, әгәр мондый йөртү пассажирлар йөртү кагыйдәләрендә каралган булса.
- Унике яшьтән өлкәнрәк балалар балигъ булган пассажир ярдәменнән башка гына йөри ала.
- 2 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар пассажир йөртүче күзәтчелегендә бары ул билгеләгән кагыйдәләр нигезендә ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар яки попечительләр тарафыннан озатылмый торган баланы йөртүгә язма гариза рәсмиләштерелгәннән соң гына йөртелә ала. Ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар яки попечительләр соравы буенча пассажир йөртүче күзәтчелегендә йөртү 16 яшькә кадәрге балаларга кагылырга мөмкин.
- Ике яшькә кадәрге бер бала балигъ булган пассажир белән бергә эчке очыш вакытында бушлай, халыкара дәрәҗәдә – нормаль яки махсус тарифка 90 процентлы ташлама белән, ә махсус тариф куллануның аерым шартлары булмаган очракта, балага аерым урын бирмичә генә дә йөртелә. Әгәр ике яшькә кадәрге балага озата баручы пассажир үтенече буенча аерым урын бирелсә, мондый бала, махсус тариф куллануның аерым шартлары булмаган очракта, нормаль яки махсус тарифка 50 процентлы ташлама белән йөртелә.
- Пассажир белән булган ике яшькә кадәрге башка балалар, шулай ук 2 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар, махсус тариф куллануның аерым шартлары булмаган очракта, нормаль яки махсус тарифка 50 процентлы ташлама белән, балага аерым урын биреп йөртелә.
- Баланы озатып баручы пассажир тарафыннан пассажирны һава юлы белән алып бару шартнамәсе шартларын үз теләге белән яисә мәҗбүри сәфәр башлангач үзгәрткән очракта, баланың билеты аэропорттан (кузгалу пунктыннан) китү датасына баланың яшенә туры килә торган тариф буенча яңадан рәсмиләштерелә (алмаштырыла).