Бизнес-заллар һәм югары категорияле уңайлылык заллары пассажирлары игътибарына!
"Казан" аэропортында VIP һәм бизнес хезмәт күрсәтү бары тик 1А һәм 2 терминалларда гына башкарыла.
1А Терминалының Бизнес-залы халыкара рейсларда гына пассажирларны хезмәтләндерә. Пассажирлар хезмәтенә:
· Швеция өстәле форматындагы ашамлыклар һәм алкогольсез эчемлекләр;
· душ һәм уңайлы бәдрәф бүлмәләре;
· массаж урындыклары;
· телевизор;
· Wi-Fi (элемтә операторы тарафыннан бирелә);
· бизнес-хезмәтләр (принтер, күчерү, факсимиль элемтә, телефон шәһәр элемтәсе);
· вакытлы матбугат, газета һәм журналлар.
Барлык сораулар буенча безнең администраторларга +7(843) 267-86-63 яки электрон почта аша мөрәҗәгать итегез: bzmt1a@airportkzn.ru
Терминал 2 Эчке рейс пассажирларына хезмәт күрсәтә. Бу «Полет» кунакханәсе һәм 1 терминал арасында аерым торган 2 катлы бина, анда ике зал бар: VIP-зал һәм югары уңайлылык залы (Gabdulla Tukai Lounge). Эш турында детальләр, шулай ук 2 нче Терминал контактлары: https://kazan.aero/vip-lounge/terminal-2/
Пассажирларга игътибарны юнәлтәбез, 1 нче терминалда мәйданнарны үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә Air Lounge һәм Sky Lounge бизнес заллары эше туктатылган. Мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Пассажирлардан югары уңайлылык хезмәтләре алу өчен 1А һәм 2 терминал залларына мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.