Кире кайту

"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казаннан Сәмәркандка халыкара рейс ача

11.09.2023

2023 елның 23 сентябрендә ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Азиягә, ягъни Бөекеләк юлының иң матур шәһәрләренең берсенә һәм дөньяның иң борынгы шәһәрләренең берсенә Сәмәркандка (археологик мәгълүматларга ярашлы безнең эрага кадәр VIII гасыр уртасында нигезләнгән), Үзбәкстанга үзенең беренче даими халыкара рейсын ачачак.

Казан-Сәмәрканд рейслары шимбә көннәрендә башкарылачак:

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан 22:35 сәгатьтә китү вакыты – Сәмәркандка 04:15 сәгатьтә килү (якшәмбе), Сәмәрканд халыкара аэропортыннан 05:15 сәгатьтә кире очу – Казан аэропортына 06:55 сәгатьтә төшү. 

Һәр аэропорт өчен вакыт җирле итеп күрсәтелгән. Шәһәрләр арасындагы юл 3 сәгатьтән артык вакыт алачак. Үзбәкстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алдарак. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин! 

Авиакомпан мәгълүматлары буенча билетлар сату ачык. Билет бәясенә 10 кг авырлыктагы багаж һәм 5 кг кул йөге керә, шулай ук 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга ташламалар каралган. 

Маршрутта уңайлы 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетлары җәлеп ителгән.

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе үз эшчәнлеген динамик рәвештә үстерүен дәвам итә, яңа маршрут юнәлешләрен ача һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырта.

Рейслар, очыш вакыты һәм авиабилетлар бәясе турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин http://uvtaero.ru

Авиабилетларны аэропортның рәсми сайтында сатып алырга киңәш итәбез https://kazan.aero «билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан»аэропортының мобиль кушымтасында.