Кире кайту

"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Азиягә беренче даими халыкара рейсларын ачты: Казан-Сәмәрканд

24.09.2023

24 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең Азия иленнән – Сәмәркандтан, Үзбәкстаннан беренче халыкара рейсы килде.  Авиация традициясе буенча, һава судносы җиргә төшкәч, янгын сүндерү автомобильләренең брандспойтлары ярдәмендә руль юлында төзелгән су аркасы астында барган. ММЧ вәкилләре һәм блогерлар бу тантаналы очрашуны Казан аэропорты перронында төшереп алдылар.
Татарстанга килгән пассажирларны кунакчыл каршы алдылар: самолет борты янында һәркемне татар милли тәм-томнары белән сыйладылар.
Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе очышлар картасын актив рәвештә киңәйтүне һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып, ташу күләмен арттыруны дәвам итә. 
Казан-Сәмәрканд рейслары шимбә көннәрендә башкарылачак:
Казан аэропортыннан китү вакыты 22:35 сәгатьтә Сәмәркандка 04:15 сәгатьтә (якшәмбе) килү, Сәмәрканд халыкара аэропортыннан кире очыш 05:15 сәгатьтә Казан аэропортына 06: 55 сәгатьтә төшү.
Һәр аэропорт өчен вакыт җирле итеп күрсәтелгән. Шәһәрләр арасындагы юл 3 сәгатьтән артык вакыт алачак. Үзбәкстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алдарак. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин!
Маршрутта уңайлы 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетлары җәлеп ителгән. 
Авиабилетларны аэропортның рәсми сайтында сатып алырга киңәш итәбез https://kazan.aero «билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан»аэропортының мобиль кушымтасында.