«АК БАРС» БАНК ААҖ

«АК БАРС» БАНК ААҖ

Клиент өчен банкка ышаныч та, башка банк һәм банк булмаган оешмалар продуктларыннан калышмый торган заманча финанс продуктларыннан файдалану да мөһим. Банк, финанс һәм финанс булмаган өлкәдә әйдәп баручы катнашучыларның иң яхшы тәҗрибәсен үзләштереп, хезмәт күрсәтүнең алдынгы алымнарын һәм технологияләрен даими камилләштерә һәм гамәлгә кертә. Банк продуктлары һәм ул күрсәтә торган хезмәтләрнең максаты клиентларның ихтыяҗларын гади һәм нәтиҗәле итеп канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Без үз клиентларыбызны хөрмәт итәбез һәм бәялибез, аларның ихтыяҗларын, мөһим проблемаларын һәм омтылышларын аңларга тырышабыз. «Казан аэропорты» өстәмә офисында түбәндәге төр банк хезмәтләре тәкъдим ителә: валюта алмаштыру; акча күчерү; түләүләр кабул итү; банк карталары; кредит карталары; алдан түләп куелган карта. +7 (843) 222-83-33 akbars.ru

Банкоматлар

Банкоматлар

1А Терминалы территориясендә түбәндәге банкларның банкоматлары урнашкан: “Ак Барс Банк” 2 нче Терминал территориясендә урнашкан банкоматлар: “Ак Барс Банк”, “Сбербанк”