«Казан» халыкара аэропорты барлык категория пассажирлар, шулай ук хәрәкәт мөмкинлеге чикләнгән пассажирлар һәм физик мөмкинлекләре чикле пассажирлар өчен каршылыкларсыз уңайлы һәм кулай мохит булдыруга юнәлдерелгән шартларны тәэмин итә.
Сез аэропорт буйлап хәрәкәт итү һәм очкычка утырту өчен махсус ярдәмгә заказ бирә аласыз, моның өчен хезмәт күрсәтү турында гариза язарга, аны sop@airportkzn.ru электрон почтасы яки +7(919)-621-34-16 телефоны аша җибәрергә кирәк.

Оешмадан махсус ярдәмгә заказ бирү pdf odt doc
Шәхси заттан махсус ярдәмгә заказ бирү pdf odt doc
Махсус ярдәм күрсәтү өчен онлайн гариза

Вокзал яны мәйданында түләүле автомобиль кую урыныннан файдаланганда мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга бирелә торган шартлар һәм ташламалар турындагы мәгълүмат белән Машина кую урыны битендә танышырга мөмкин.
«Казан» халыкара аэропорты территориясе буйлап хәрәкәте чикле пассажирларны йөртү һәм бер урыннан икенче урынга күчерүгә ярдәм күрсәтү буенча барлык хезмәтләр дә, кирәк булган очракта, медицина ярдәме дә түләүсез күрсәтелә.
Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының (Минтранс России) 2007 елның 28 июненнән "Пассажирларны, багажны, йөкләрне һава юлы белән ташуның гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга хезмәт күрсәтүгә таләпләр”Федераль авиация кагыйдәләрен раслау турында” гы 82 номерлы боерыгы.

108. Пассажир үзенең сәламәтлегенә карап, һава судносыннан файдалану мөмкинлеген мөстәкыйль ачыкларга тиеш.
109. Суд тарафыннан эшкә яраксыз дип табылган Россия Федерациясе гражданины, ата-анасының, улыкка алучыларның яисә опекуннарының үтенеч язуы буенча, Россия Федерациясенең эшкә яраксыз гражданинының иминлеген һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итәрдәй балигъ яшендәге зат озатуында Россия Федерациясеннән чыгып китә ала.
110. Мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы утыргыч-коляскадагы пассажирны яисә күтәртеп йөрткечтәге авыруны ташу очыш вакытында әлеге затны караучы зат озатуында тормышка ашырыла.
Мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы утыргыч-коляскадагы пассажирны яисә күтәртеп йөрткечтәге авыруны ташучының күзәтүе астында алып бару ташучы кагыйдәләрендә каралырга мөмкин.
Күтәреп йөрткечтәге авыруны алып бару аңа һава судносында ташучы билгеләгән түләүне башкару һәм өстәмә урыннар бирелү юлы белән тормышка ашырыла.
Һава судноларында утыргыч-коляскадагы пассажирлар, күтәреп йөрткечтәге авырулар өчен кирәкле шартлар тудырылмаганда, ташучы мондый пассажирларны алып барудан баш тарта ала.
111. Күрү һәм/яки ишетү сәләтен югалткан пассажир озата баручы зат яисә аннан башка ташучы күзәтүе астында алып барыла, әгәр дә мондый алып бару ташучының кагыйдәләрендә каралган булса.

112. Ишетү сәләтен югалткан пассажир, ташучы белән килештерелгәннән соң озата баручыдан башка гына да очарга мөмкин.

113.Күрү сәләтен югалткан пассажир, ташучы белән килештерелгәннән соң, ияртеп йөртүче эте белән бергә алып барылырга мөмкин.
Күрү сәләтен югалткан пассажирны ияртеп йөртүче эте белән бергә алып бару ташучыга әлеге пассажирның инвалидлыгын раслаучы һәм йөртүче этнең махсус өйрәнүләр үтүен раслаучы документны күрсәткән очракта гына мөмкин.
Күрү сәләтен югалткан пассажирны озатып йөртүче эт багажны түләүсез алып баруга билгеләнгән нормага өстәмә бушлай алып барыла. Йөртүче этнең муенчагы һәм борынлыгы булырга һәм ул озата баручы пассажирының аягы төбендә бәйгә куелган булырга тиеш.
114. Күрү һәм/яисә ишетү сәләтен югалткан озатылмаучы пассажир, мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы утыргыч-креслодагы пассажир, яисә күтәреп йөрткечтәге авыру, ташучы белән килештерелгәннән соң һәм ташучының кагыйдәләре нигезендә, ташучы күзәтүе астында баруга язмача гариза рәсмиләштерелгәннән соң ташучы күзәтүендә һава юлы белән алып барыла.

Дәвамы укырга