Турист-мәгълүмат пункты Татарстан Республикасына килүче Россия һәм чит ил туристларына белешмә-мәгълүмат һәм консультация хезмәтләрен күрсәтү өчен оештырылган.

Сез биредә Казандагы буш вакытны ничек үткәрү, шәһәрдәге үзенчәлекле урыннар, аның тарихи һәйкәлләре, турист маршрутлары, экскурсия программалары, мәдәният һәм спорт чаралары кебек Үзегезне кызыксындырган мәгълүматларны, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләре турындагы белешмәләрне ала аласыз. Консультантлар мәгълүматны оператив рәвештә рус, татар, инглиз, алман һәм төрек телләрендә җиткерер. Шулай ук өстәлдән Сез Казан шәһәре схемасын һәм Татарстан Республикасының белешмә мәгълүматлары белән схемасын бушлай ала аласыз.

Урнашкан урыны: 1А Терминалы, очып килү зонасы.
Эш тәртибе: 8:00-00:00.